Татарская литература 2 класс И.Х.Мияссарова


“Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Битаман урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
«Каралды»
ММБ җитәкчесе
_________________Р.Р.Халиуллина
Протокол №___________________ 2012 г.
«Килешенде»
Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары
___________________Г.РТухватуллина
_______________________________ 2012 г.
«Расланды»
Мәктәп директоры
_________________Ф.Г.Мухарлямов
Приказ №_____________________2012 г.

2 сыйныф өчен Әдәби уку фәненнән белем бирү программасы
Төзеде: Багавиева Нурания Салимовна беренче кв. категорияле укытучы

2012-2013 нче уку елы
Аңлатма язуы
05.03.2004 елда РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган башлангыч белем бирү дәүләт стандарты Федераль компонентына (Приказ №1089);
Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең татар теле фәненнән үрнәк программасына Казан 2011
29.08.2011 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ №9282/11);
4. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);
5. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;
6. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә;
7 Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына;
8. Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку”
( Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012нче ел) дәреслекләренә нигезләнеп төзелде.

Әдәби уку фәненнән эш программасы “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп эшләнгән.

Эш программасының эчтәлеген үтәү өчен кулланыла:

1. Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку”. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012нче ел.
Программа 70 сәгатькә нигезләнеп төзелгән. Әдәби укуга базис укыту планында атнага 2 сәгать .
Максат
Укучыларда татар әдәбиятыннан беренчел мәгүлүматләр, күзаллау булдыру, әдәби әсәрләрне аңларга һәм кабул итәргә өйрәтү,логик фикерләү сәләтен камилләштерү, рухи дөньяларын баету.
Бурычлар
-әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү
-әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсе камилләштерү
-балаларга мавыктыргыч сюжетлы әсәрләр укыту,
-дәреслекләрдәге проблеманы үзе белеп, аңлап чишәргә күнектерү
- -белем алу күнекмәләре булдыру әдәби әсәрне аңлый, анализлый белү.
-мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, китапка кызыксыну булдыру,алган белемне куллана белү.
-әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәтү барышында нәни укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар,
яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру.

Әдәби уку фәненә характеристика
“Әдәби уку” дәреслеге бердәм укыту-методик комплектны тәшкил итә.Дәреслек (ике кисәктә), дәреслек-хрестоматия, “ Мөстәкыйль эш” дәфтәре. Дәреслекне төзүче авторлар (Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) балаларга күптөрле мәгълүмат бирүне күз уңында тота.Мәсәлән, балалар әкиятләрнең автор һәм халык әкиятләренә бүленүен, әкиятләрдә еш очрый торган геройларны хәтта дөнья, рус, татар халык әкиятләре эчендә билгеләү, ул геройларның сыйфатларын аера белү кебек белемнәр алалар.Тылсымлы әкият, хайваннар турындагы әкият көнкүреш әкияте белән танышалар.Дәреслекнең беренче кисәгендә балалар 20 авторның 40 лап әсәре белән танышалар.Икенче кисәктә шулай яңа 20 ләп авторның 40 тан артык әсәре кертелә.Әмма авторларның күбесе белән балалар беренче сыйныфтан ук таныш була, ә яңа исемнәр 20 дән артмый.Мәсәлән, дәреслектә япон шигърияте белән таныштыру өчен материаллар тәкъдим ителә.Авторлар япон шигыренә татарның кыска шигыре аша киләләр.Башта балалар Р.Фәйзуллин шигырьләре белән таныша.Аннан соң Н.Ахуновның өчьюллык хайкуларын укый.Аннан соң гына япон шигырьләре белән Л.Шагыйрьҗан тәрҗемәсендә таныша.Шигырьгә килеп җиткәнче, табигатьне күзәтә, матурлык эзли, узара киңәшләшә, бәхәсләшә.Дәреслектә япон шигыренең теоретик үзенчәлекләре дә язылган.Шигырьгә өйрәтү рәсем сәнгате аша ирешелә.Биредә яңа материалга өйрәтү өч позициядә башкарыла: аңлау – истә калдыру – куллану. Куллану юнәлешендә мөстәкыйль эш дәфтәре-дәреслек-практикумның әһәмияте зур.Дәфтәрдә бала, бирелгән рәсемне файдаланып, үзе кыска шигырь язып карый. Аңлатмалы сүзлек һәр ике дәреслекнең , дәреслек-хрестоматиянең ахырында бирелә.Мөстәкыйль эш дәфтәрендә бирелгән рәсемнәрне укучы үзе теләгәнчә буйый ала.Анда биремнәр дә бирелгән укучы мөстәкыйль рәвештә башкара ала. Дәреслектә уку материалы бүлекләргә бүленә.Беренче бүлектә, халык әкиятләре, авторлар язган әкиятләр. Икенче бүлек укучыларны “кеше булырга” өйрәтә. Биредә эшчәнлек, тырышлык, ватанны ярату хисләре тәрбияләнә.Өченче бүлек япон халык әкияте белән тәмамлана.Дүртенче бүлектә табигать матурлыгын күрергә, чәчәкләргә, яңа яуган ап-ак карга карап сокланырга өйрәтелә. Әдәби текстлар ел фасыллары тәртибен искә алып төзелгән.
“Әдәби уку” УМК ының эчтәлеге укучыларның гражданлык сыйфатларын һәм иҗади активлыкларын үстерүгә юнәлтә.Уку барышында укучы ярдәмчеллек, олыларны хөрмәт итү, вакытны әрәмгә сарыф итмәү кебек сыйфатларга ия була.


Сәгатьләр саны 70
1 чирек______ 18 ________ 3 чирек________ 22 _______
2 чирек______14 _______ 4 чирек________ 16 _______

Әдәби уку дәресләре программасы 2 сыйныф (70 сәг.)
Халык авыз иҗаты. Хайваннар турында әкиятләр.
Тылсымлы әкиятләр. Автор әсәрләре. Хикәя җанры. Шигърият ( Г.Тукай, М.Җәлил, Һ.Такташ, Г.Афзал, Б.Рәхмәт, Х.Халиков, Зыя Мансур, Ш.Галиев, Р.Вәлиева, Ф.Яруллин,Җ. Дәрзаман, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Мингалим, Р.Гаташ, М.Әгъләм, Р.Миңнуллин,Р.Корбан ,М.Фәйзуллина, Н.Әхмәдиев, М.Галиев, М.Шабаев, Н.Мадьяров, Э.Шәрифуллина, Л.Лерон, Н.Ахунов, Г.Гыйльман, Ф.Зыятдинов, Ф.Зыятдинова, Г.Морат, Р.Газизов, Г. Юнысова, В.Хәйруллина, Н.Каштанов, Л.Шәех) .Библиографик культура формалаштыру. Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру.
Программада сәгатьләр бүленеше:
Сыйныфтан тыш укыганны сөйләү – 2сәг
Әсәр төзелешен өйрәнәбез – 7 сәг
Сүз һәм автор.Бай сүзләр.Охшаш сүзләр -4 сәг( рифмалы табышмак,җырдагы рифма,рифмалы мәкальләр)
Әсәрне кыскартып сөйләү – 8 сәг
Әсәрне өлешәргә бүлү (анализ) – 12 сәг (Балалар әсәрләрдә өлешләр барлыгын беләләр.Аларны “Нәрсә турында? Тагын нәрсә турында?” сораулары биреп аерырга өйрәнәләр.
Өлешәр арасында бәйләнеш. Каршылык – 5 сәг( мәкальдәге, әкиятләрдәге,әсәрләрдәге каршылык)
Беренче ярты елда өйрәнгәннәрне искә төшерү – 2 сәг
Охшашлык – 2 сәг (тышкы охшашлыктан файдаланып иҗат иткән шигырьләр)
Кушылу (синтез) 3 сәг(предмет сыйфатларының кушылуы белән танышу.Метафораны һәм фикернең гомумиләштерү гамәлен өйрәнә башлау)
Герой сыйфатлары – 6 сәг (персональ,герой, уңай герой, кире герой, геройга безнең бәя, автор сүзе, әйтемнәрдәге хис)
Иҗади эш -6 сәг
Кабатлау – 5 сәг
2 сыйныф Әдәби уку 70 дәрес (35 атна исәбеннән төзелде)
№ Дәрес темасы Сан Дәрес тибы Предметны өйрәнү буенча белем, күнекмә, осталык нәтиҗәләре Шәхескә кагылышлы һәм метапредметлы нәтиҗәләр (УУГ) формалашу Өй эше Д Дата
Пл Фак
1.
Белдекле керпедә кунакта 1 Ныгыту 2 нче сыйныф өчен әдәби уку дәреслеге белән танышу, укучылар да дәреслек белән эшләү сәләте булдыру. Белергә тиеш:
-Дәреслекнең төзелешен белү
-Әкиятләрнең автор һәм халык әкиятләренә бүленешен аеру
Башкара алырга тиеш:
-Эчтәлек битендә ориентлаша алу
- Халык һәм автор әкиятләрен аеру Иллюстрация буенча әкият иҗат итәргә.б.6 2. Г.Тукай “Кәҗә белән Сарык “ әкиятенең жанр үзенчәлеге. 1 Яңа тема Г.Тукай “Кәҗә белән Сарык “ әкиятенең жанр үзенчәлеген ачыклау Белергә тиеш:
-Иллюстрацияләр аша әкиятләрне тану
Башкара алырга тиеш:
-әкиятләрне мәгънәви кисәкләргә бүлә белү
-кыен хәлләргә калганда авырлыкларны җиңә белү Әкиятне сәнг. итеп укырга өйрәнергә. 3. Г.Тукай “Кәҗә белән Сарык “ әкиятен уку. 1 Ныгыту Г.Тукай әсәрләрен иллюстрацияләр буенча таный белү, әсәрләрен укып анализлау. Белергә тиеш: Иллюстрацияләр аша әкиятләрне тану
Башкара алырга тиеш: -әкиятләрне мәгънәви кисәкләргә бүлә белү Кәҗә яки Сарык турында сөйләргә әзерләнергә б.10-19 4. Г.Тукай әсәрләрендә халык авыз иҗатының чагылышы. 1 Яңа тема Халык һәм автор әкиятләре арасындагы охшашлыкларны күрү Белергә тиеш:
-халык һәм автор әкиятләре арасындагы охшашлыкны күрү
-авторлардагы халык авыз иҗатын аера белү
Башкара алырга тиеш:
-тылсымлы предметларга карап кайсы әкияттән икәнен аера белү Биремнәрне эшләргә 20 бит 5. Хайваннар турындагы һәм халык әкиятләре. “Батыр әтәч” татар халык әкиятен уку. 1 Яңа тема Мондый әкиятләрнең ни өчен кирәк булуларын ачыклау, сюжет- композиция төзелешен аңлау. Белергә тиеш:- сюжет-компози циясен күрсәтә белергә тиеш
Башкара алырга тиеш:
-әкиятләрнең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белү
Әкиятне сәнг. укырга өйрәнергә бит21-23 бит. 6. Хайваннар турындагы һәм халык әкиятләрен уку. Йолдыз “Кояшка җавап”шигырен уку. 1 Ныгыту Хайваннар турындагы әкиятләрне укуга кызыксыну булдыру. Белергә тиеш: сюжет-компози циясен күрсәтә белергә
Башкара алырга тиеш: әкиятләрнең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белү Шигырьнең үзеңә ошаган өлешен ятларга 7. Йорт хайваннары турындагы халык әкиятләрен уку. 1 Яңа тема Йорт хайваннары турындагы укып анализлый,үзенчәлекләрен мөстәкыйль эзләп таба белү, Белергә тиеш:
-әкиятнең төрләрен аеру
-үзенчәлекләрен мөст . эзләп таба белү
Башкара алырга тиеш:
-әкиятне укып, мөст. нәтиҗәләр ясый белү Тексттан 1 нче сыйныфта өйрәнгән яңгыравык сүзләрне билгеләргә бит 30-34 8. Йорт хайваннары турындагы халык әкиятләрен уку. “Әтәч патша” 1 Ныгыту Әкият төрләре турында белемнәрне тирәнәйтү,мөстәкыйль нәтиҗәләр ясый белү. Белергә тиеш: -әкиятнең төрләрен аеру
-үзенчәлекләрен мөст . эзләп таба белү
Башкара алырга тиеш: -әкиятне укып, мөст. нәтиҗәләр ясый белү Йорт кошлары турында “Ишек алдында” дигән хикәя язарга. 9. Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр."Бүдәнә белән төлке”. 1 Яңа тема Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләрнең сюжет үзенчәлеген аңлау. Белергә тиеш: сюжет-компози циясен күрсәтә белергә
Башкара алырга тиеш: әкиятләрнең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белү
-Фантастик күренешләрне аеру Әкиятнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә бит 34-45 10. Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр.”Аю белән төлке” әкиятен уку. 1 Ныгыту Фантастик күренешләрне табу Белергә тиеш: сюжет-компози циясен күрсәтә белергә
Башкара алырга тиеш: әкиятләрнең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белү
- Фантастик күренешләрне аеру Дәфтәр 6 нчы бирем. 11. Аз булса да үз акылың булсын. 1 Яңа тема Чынбарлык һәм фантастика бәйләнеше Белергә тиеш:
-төп фикерне таба белү
Башкара алырга тиеш:
Фантастик һәм чынбарлык күренешләрен аеру Дәфтәрдәге сорауларга җавап әзерләргә 13 бит 12. Җәнлекләр турында гуцул халык әкияте. 1 Яңа тема Җәнлекләр турындагы татар халык әкиятләренең башка халык әкиятләре белән охшашлыклары Белергә тиеш:
--Җәнлекләр турындагы татар халык әкиятләрен башка халык әкиятләре белән чагыштырып үзенчәлекле якларын таба белү.
Башкара алырга тиеш:
-текстның өлешләрен аеру Дуслык турында мәкальләр ятларга. 13. Дуслык турында мәкальләр. Г.Юнысова “Керпе кайгысы”. 1 Яңа тема Тема уртаклыгы Белергә тиеш:
-Тема уртаклыгын таба белү
Башкара алырга тиеш:
-Сүзлек белән эшләү “Шаян керпе баласы” әкият язарга. 14. Тылсымлы әкиятләр. “Гөлчәчәк” әкиятен уку. 1 Яңа тема Тылсымлы әкиятләрнең төзелешен аңлау. Белергә тиеш: әкиятнең төрләрен аеру
-үзенчәлекләрен мөст . эзләп таба белү
Башкара алырга тиеш:
-үзләре укыган әкиятләр арасыннан тылсымлыларын аеру Әкиятнең үзеңә ошаган өлешен сәнг. ук. өйрән-гә 56-65 б. 15. Тылсымлы әкиятләр.”Өч кыз” әкияте өстендә эш. 1 Ныгыту Үзләре белгән әкиятләр арасыннан тылсымлыларын аерып күрсәтү Белергә тиеш: әкиятнең төрләрен аеру
-үзенчәлекләрен мөст . эзләп таба белү
Башкара алырга тиеш: үзләре укыган әкиятләр арасыннан тылсымлыларын аеру Үзләренә әкият язып карарга 16. Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы 1 Яңа тема Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы. Белергә тиеш: Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгын аңлау
Башкара алырга тиеш: Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләрне аера белү Әкиятләрнең берсен кызыклы итеп сөйләргә өйрәнергә 65-69 б 17. Ш.Галиев әсәрләрендә мәзәк мәсьәләләр. 1 Яңа тема Әкиятләрнең тәрбия бирү өлкәсендәге роле Белергә тиеш: Әкиятләрнең тәрбия бирү өлкәсендәге мөһим ролен аңлау.
Башкара алырга тиеш:
-кабатлану алымын күрсәтү Дәфтәр 9 бирем 18. Ш.Галиев “Котбетдин мәргән”(мәзәк маҗара). 1 Ныгыту Мәзәк маҗара белән әкиятләрнең охшашлыгы Белергә тиеш: Мәзәк маҗара белән әкиятләрнең охшашлыгын күрү,
Башкара алырга тиеш: юмор хисен аера белү. Әсәрне сәнг. укырга 71-76 бит 19. Уйдырма әкиятләр.Н.Исәнбәт “Мырауҗан агай хәйләсе”. 1 Яңа тема Уйдырма әкиятләрнең роле Белергә тиеш: Уйдырма әкиятләрне аера белү
Башкара алырга тиеш: юморның уңай хисен ачыклау.
- юмор хисен аера белү. Сорауларга җавап 84 бит 20. Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр.З.Мансур”Кырмыска һәм малай” 1 Яңа тема Табигатьнең бербөтенлегенә төшенү Белергә тиеш: Табигатьнең бербөтен булуын, аны сакларга кирәклеген белү
Башкара алырга тиеш:
-таб-не ярата, саклый белү Дәфтәр 15,16 бирем 21. Автор әкиятләре.”Музей йортына сәяхәт”Г.Вәлиева “Су әкияте”н уку 1 Яңа тема Әкияттәге тәрбияне аера белү. Тест №1 Белергә тиеш:әкият белән чынбарлык арасындагы охшашлыкны күрсәтә белү,
-автор һәм халык әкиятләре арасындагы охшашлык һәм аерма
Башкара алырга тиеш: таб-не ярата, саклый белү Биремнәр 90 бит 22. Белмәмештә кунакта. Йолдыз “Белмим” әсәрен уку. 1 Яңа тема Үзеңнең тискәре якларыңны ачыклау, аларны бетерү өстендә эшләү. Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү
Башкара алырга тиеш: үзеңдәге тискәре сыйфатларын бетерү
Шиг.ятларга 93 бит 23. Замана баласы.Р.Вәлиева “Замана баласы”. 1 Яңа тема Замана баласына куелган таләпләр һәм аларны үтәү. Белергә тиеш:
-үз эшләрен анализлый белү
Башкара алырга тиеш:
-үзеңдәге тискәре сыйфатларын бетерү “Замана баласы” на яшьтәшләреңә хат язарга. 24. Эш эшкә өйрәтә.Ф.Яруллин “Эшнең аның берние юк”. 1 Яңа тема Хезмәтнең мөһим урын тотканлыгын аңлау. Белергә тиеш:хезмәтнең тоткан ролен ачыклау
Башкара алырга тиеш:
-хезмәтнең кеше тормышындагы ролен ачыклау Шиг.ятларга 97 бит 25. Илен сөйгән, ир булган. Җ.Дәрзаман “Солдат булдым”.. 1 Яңа тема Солдат хезмәте белән танышу, аның тоткан ролен ачыклау. Тест 2 Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү
Башкара алырга тиеш:
-чын сакчылар булырга өйрәнү Армия сафларвнда хезмәт итә торган солдат абыеңа хат язарга 26. Укымышлы ябалак янында .”Музей йортына сәяхәт”. 1 Яңа тема Сынлы сәнгать әсәрләрен күрә белү,күзәтүләр аша гомумиләштерә белергә өйрәнү. Белергә тиеш:
-күзәтүләр аша гомумиләштерү таба белергә
Башкара алырга тиеш: : хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә А.А.Пластовның “Беренче кар”картинасы буенча хикәя төзергә. 27. Хоккулар. Кыска шигырьләр.Н.Ахунова “хоккулар”ы 1 Яңа тема Татар халкы белән япон халкы арасындагы уртак яклар Белергә тиеш: Татар халкы белән япон халкы арасындагы уртак якларны күрә белү.
Башкара алырга тиеш: : хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә Бер танка, бер хокку ятлап килергә 103-107 б. 28. Кыска шигырьләр. ”Музей йортына сәяхәт”. 1 Ныгыту Кыска шигырь жанрын аңлау,фикереңне кыска формада әйтә белү. Белергә тиеш:
-рифма,ритмны аера белү
Башкара алырга тиеш:
Рәсем һәм шиг-т арасындагы бердәмлекне күрсәтү Бер ике , өч юллык шигырь язып карарга 29. Әкият һәм чынбарлык бергәлеге. Э.Шәрифуллина “Алтын балык”. 1 Яңа тема Текстны әкият һәм чынбарлык вакыйгаларына бүлү
Тест 3 Белергә тиеш:
-күзәтүчән, иг-лы була белү
-текстны әкият һәм чынбарлык вакыйгаларына бүлә белү.
Башкара алырга тиеш:
-кирәкле өзекләрне табу
Биремнәрне үтәргә бит 54-55 30. Аю өнендә. И.Лерон “И ямьле дә соң дөнья!” 1 Яңа тема Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү. Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү
Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә
Кышкы таб-не тасвирлап, хикәя, шигырь, әкият язып карарга 31. ”Музей йортына сәяхәт”. “Музей йорты”. 1 Ныгыту Гади әйбернең дә матурлыгын күрә белү. Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү
Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә 32. Күзәтә белгән кеше- бәхетле кеше. И.Туктар “Урман букеты”. 1 Яңа тема Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү. Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү
Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә Сорауларга ьавап 57 бит 33. “Серле ачкыч” мәктәп клубына хат язу.Р.Миңнуллин “Чыршы әйләнәсендә”. 1 Ныгыту Эчтәлеге буенча хатларны төрләргә аеру,хат язарга өйрәнү. Белергә тиеш:
-хат өлешләрен аера белү
Башкара алырга тиеш:
-хат язу Яңа елга берәр якын кешеңәкотлау хаты язарга 34. Күзәтү ноктасы.Р.Харис “Төсле рәсем”. 1 Яңа тема Пейзаж , натюрморт, портрет жанрларын гамәли өлешләре. Белергә тиеш: Пейзаж, натюрморт, портрет жанрларын гамәли рәвештә таба белү.
Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә Шиг. сәнг укырга бит7-9 35. Дөньяны танып белүнең яңа ысуллары.Ш.Галиев “Яңа фотоаппарат”. 1 Яңа тема
Фоторәсем-дөньяны танып белүнең бер ысулы икәнен аңлау. Белергә тиеш: хыял белән үзең теләгән дөньяны бәйли белергә
Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә Иллюстрация буенча хикәя төзергә 9 бит 36. Хыялда тудырган дөнья. Р.Миңнуллин “Рәсем”. 1 Яңа тема Илһамланырга , хыялланырга өйрәнү. Белергә тиеш:
-хыял белән үзең теләгән дөньяны бәйли белергә
Башкара алырга тиеш:
-хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә Шиг-гә рәсем ясарга 12-13 бит 37. ”Музей йортына сәяхәт”. Р.Миңнуллин “Ак кыш”. 1 Яңа тема Бер үк темага бирелгән фото һәм картина арасындагы охшаш һәм аермалы яклар. Белергә тиеш:
-Бер үк темага багышланган фото һәм картина арасындагы охшаш һәм аермалы якларны таба белү
Башкара алырга тиеш:
-рәсем һәм фотодагы тавыш һәм хәрәкәтләрне сизү Үзең теләгән мәчет рәсемен ясарга. 38. Күңел күзе. Г.Юнысова “Күзләр”әсәрен уку. 1 Яңа тема Гади әйбернең дә матурлыгын күрә белү. Белергә тиеш:
-үзбәя бирә белү
-таб-не җанлы итеп күрә белү
Башкара алырга тиеш:
-таб-не ярату, аңа ярдәм итү Өйдә үзең күргән иң кызыклы төшеңне алып килергә. 39. Ай нәрсәгә охшаган.Н.Арсланов “Сезнеке” 1 Яңа тема Табигать дөньясына карашның күптөрлелеге Белергә тиеш:таб-нең кабатланмас кыйммәтен
Башкара алырга тиеш: таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга Сорауларга җавап 81 бит 40. Дөньяга төрлечә караш.М.Әгъләмов “Ямь-яшел”. 1 Яңа тема Дөньяга шигъри караш белән объектив караш арасындагы аерма Белергә тиеш: Дөньяга шигъри караш белән объектив караш арасындагы аерманы аера белү.
Башкара алырга тиеш:хыялый, кызыксынучан, максатчан булу Дәфтәрдәге бирем 37 бит 41. Дөнья белән танышуны дәвам итү(су өслеге)Н.Мадьяров”Үз шәүләсен куркыткан”. 1 Ныгыту Су өслегендә таб-нең матурлыгын күрә белү Белергә тиеш:
-күзәтүчән, иг-лы була белү
Башкара алырга тиеш: гади генә предметлардан да тылсым күрә белү Су, боз турында табышмаклар табып килергә. 42. Дөнья белән танышу (боз аша). Ф Садриев “Боз өстендә” 1 Яңа тема Боз аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңлау. Белергә тиеш:хыяллана белергә,фантазяне арттыру өстендә эшләргә
Башкара алырга тиеш:
гади генә предметлардан да тылсым күрә белү Хикәянең эчтәлеген сөйләргә 24-26 бит. 43. Бер тамчы суга дөнья ничек сыйган? Г.Шаһи “Тамчы” 1 Яңа тема Бер тамчы суда да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңлау. Белергә тиеш: Бер тамчы суда да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңлау.
Башкара алырга тиеш:
-гади генә предметлардан да тылсым күрә белү
Шиг.ятларга 28 бит 44. Бинокльдән күзәтү.Р.Фәйзуллин “Бинокль” 1 Яңа тема Бинокль аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңлау. Белергә тиеш: Бинокль аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген белү
Башкара алырга тиеш: таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга
45. Син-миңа, мин сиңа карыйм.Р.Хафизов “Күңел күзе” 1 Яңа тема “Күзәтү ноктасы”белән танышу . Белергә тиеш:
-матурлыкны “Күңел күзе” белән күрә белү
Башкара алырга тиеш:
таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга Хикәянең эчтәлеген сөйләргә 31-37 б. 46. Алар-безгә, без-аларга карыйбыз., Җ.Дәрзаман “Балык тотты”, Б.Рәхмәт “Гөлйөзем белән чебен” 1 Яңа тема “Күзәтү ноктасы”белән танышу . Белергә тиеш: Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.
Башкара алырга тиеш: таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга Иҗади эш 42 бит. 47. Үсемлекләр дә хыяллана , Ф.Зыятдинов “Карга белән Шөпшә”. 1 Яңа тема Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү. Белергә тиеш: Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.
Башкара алырга тиеш:
-таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга Хикәя төзергә “Гөлләр белән сөйләшү” 48. ”Музей йортына сәяхәт”, Җ.Дәрзаман “Күбәләк кар” 1 Ныгыту Хыял һәм чынбарлыкны күрсәтә белү. Белергә тиеш: Хыял һәм чынбарлыкны күрсәтә белү.
Башкара алырга тиеш:
-төрле сит-дән чыгу өчен оптимистик карарлар кабул итү “Соңгы кар “ рәсемен ясарга 49. Бер предметка төрлечә караш.Р.Миңнуллин “Кем соң минем Әби?” 1 Яңа тема Бер үк предметка төрлечә караш булуын аңлау. Белергә тиеш: Бер үк предметка төрлечә караш булуын
Башкара алырга тиеш:
-спорт белән дус булу Әбиләр турында хикәя язарга 50. Кечкенә дә төш кенә.Ә Моталлапов “Кечкенә дә төш кенә”. 1 Яңа тема Бер үк предметка төрлечә караш булуын аңлау. Белергә тиеш: Бер үк предметка төрлечә караш булуын
Башкара алырга тиеш:бер үк сүзгә төрле мәгънә салынган булуын аеру “Нәни песи баласының урамга сәяхәте” әкият язарга 51. ”Музей йортына сәяхәт”.Р.Миңнуллин “Йорт агачлары” 1 Ныгыту Белергә тиеш:
-тема һәм фикер уртаклыгын таба белү
Башкара алырга тиеш: Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.
Шиг.ятларга 54 бит 52. “Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. Г.Тукай “Бу кайчак була?”, Р.Корбан “Ел фасыллары”, Г.Афзал “Беренче кар” 1 Яңа тема Билгеләре буенча ел фасылларын аерырга өйрәнү Белергә тиеш:
-гап-гади предмет һәм күренешләрдән матурлыкны күрә белү.
Башкара алырга тиеш:
-ел фасылларын аера белү
Сорауларга җавап 58 бит 53. Мин һәрвакыт үзем булып калам.Р.Миңнуллин “Төрле кешеләр була”,”Юкка малай булганмын” 1 Яңа тема Мөстәкыйль фикерли нәтиҗәләр ясый алу. Белергә тиеш:
-авторның төп фикерен аңлый белү
Башкара алырга тиеш:
-мөст. фикерли, нәтиҗәләр ясый алу Биремнәрне үтәргә 62 бит 54. Кем нәрсәгә шатлана?Р.Вәлиева “Шатлык кызы”. 1 Яңа тема Үзең эшләгән яхшылык өчен генә түгел, кеше эшләгәненә дә сөенә белү. Белергә тиеш: матурлыкны күрә һәм аера белү
Башкара алырга тиеш:
-үзең дә матурлык тудыра белергә
Дәфтәр 49 бирем 55. Яңалыклар ничек тарала? Р.Миңнуллин “Малайлар сөйләшә”. 1 Яңа тема Яңалыкларның таралу юллары Белергә тиеш:газета-журналларның ни чен вакытлы матбугат дип аталуын
Башкара алырга тиеш:
-яңалык белән гайбәт арасындагы аерманы аера белү Балалар өчен чыга торган бер журнал алып килергә. 56. Балалар журналлары. 1 Яңа тема татар телендә чыга торган балалар журналлары белән танышу Белергә тиеш:
--татар телендә чыга торган балалар журналларын белү.
Башкара алырга тиеш:
- журналларда ориентлаша белү Балалар өчен чыга торган бер газета алып килергә. 57 Балалар газеталары Яңа тема татар телендә чыга торган балалар газеталары белән танышу Белергә тиеш: Татар телендә чыга торган балалар газеталарын белү.
Башкара алырга тиеш:
-газеталарда ориентлаша белү 58 “Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. Ш.Галиев “Тынлык”. 1 Яңа тема Дәреслек һәм хрестоматия белән иркенләп эшләү, авторларның әсәрләрен табу. Белергә тиеш: Дәреслектә һәм хрестоматияләрдә очраган авторларны таба белү.
Башкара алырга тиеш:
-дәреслекләрдә һәм вакытлы матбутта ориентлаша белү Хатны “Серле ачкыч” мәктәп клубына җибәрергә 59. Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья.Г.Хәсәнов “Имән каргасы” 1 Яңа тема Табиг-не ярату, аны аклау. Белергә тиеш:
-әсәрләрне анализлый белү
Башкара алырга тиеш: Табиг-не ярату, аны аклау Хрестоматиядән Р.Вәлиеваның “Урманда бәйрәм булган” шиг. сәнг укырга 88-91 бит 60. Якты тәрәзә каршында. ”Музей йорты”на сәяхәт. 1 Ныгыту Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү. Белергә тиеш:
-рәссамнарның матурлыкны буяулар белән бирү үзенчәлекәрен
Башкара алырга тиеш:
-картиналардагы матурлыкны күрә белү Сорауларга җавап 97 бит 61 Кышкы урман матурлыгы.Ә.Еники “Кышкы урман”, Йолдыз “Бәхетле агач”. 1 Яңа тема Кышкы матурлыкны күрә белү. Белергә тиеш:
-төрле ел фасыллары турында теләсә кайсы ел вакытында укырга мөмкин икәнлеген
Башкара алырга тиеш:
- таб-не сакларга,аны якларга Сәнг ук.93-95 бит 62 Якты күл сагышы.Ф.Сафин”Якты күл сагышы”,М.Фәйзуллина “Агачлар да күлмәк алыштыра”. 1 Яңа тема Таб-нең матурлыгын күрә белү. Белергә тиеш:
-аб-нең матурлыгын күрә белү.
Башкара алырга тиеш:
-таб-не сакларга,аны якларга Эчтәлек б.99-105 63. Көлке ничек туа? Л.Лерон “Тишек хәтер” 1 Яңа тема Көлкене аңлау,юмор хисенең әһәмияте Белергә тиеш:
-капма-каршылыкның көлке тудыруын
Башкара алырга тиеш:
-үзеңнең кимчелекләреңне бетерү Хрестоматиядән Р.Мингалим “Кызык нәрсә” әсәрен укы, сор.җ. 64. Шаяртуның да бер төп мәгънәсе була. М.Галиев “Көзге каршында”, М.Шабаев “Зәңгә песи” 1 Яңа тема Көлкене аңлау,юмор хисенең әһәмияте Белергә тиеш:
-язучыларның кызыклы хәлләрне җиткерү алымнары
Башкара алырга тиеш:
-юмор хисен аера, мәзәк өлешне таба белергә Эчтәлек 110-112 бит. 65. Гаҗәпнең дә гаҗәбе, мәзәкнең дә мәзәге.Э.Шәрифуллина “Оттырды”, Л.Лерон “Гаҗәп хәлләр” 1 Яңа тема Кызык хәлләрне җиткерүдә тасвирлау алымнары Белергә тиеш:
-язучыларның кызыклы хәлләрне җиткерү алымнары
Башкара алырга тиеш:
-юмор хисен аера, мәзәк өлешне таба белергә Дәфтәр 53 бирем 66. Искитмәле тамашалар.М.Галиев “Тамаша”, М.Мөхәммәтшин”Көчле булсам”. 1 Яңа тема Көлкене аңлау,юмор хисенең әһәмияте Белергә тиеш:
-чыга алмаслык кыен хәлләрнең булмавын
Башкара алырга тиеш: кызыклы,мавыктыргыч,эмоциональ, сөйләү осталыгы Шиг.ятларга 115бит 67. “ Серле ачкыч” мәктәп клубына хат. “ Серле ачкыч” мәктәп клубы членнарына биремнәр. 1 Яңа тема Кеше белән аралаша белү Белергә тиеш:
-кешеләр белән хат аша аралаша белү
Башкара алырга тиеш:
Дәреслекләрдә тиз ориентлашу биремнәр 68 Олимпиада биремнәре үтәү 1 Ныгыту Белергә тиеш
-сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны таба белү
-мөстәкыйль рәвештә уку өчен газета материаллары сайлау
69 Җәйге биремнәр.
“Сабантуй”газетасында кунакта 1 Ныгыту Газета материалларга карата кызыксыну уяту. 70 Уку елын йомгаклау. 1 2 нче сыйныфны тәмамлаган укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм
күнекмәләренә булган таләпләр
1. Әсәрдәге сүзләрне дөрес итеп әйтеп,кычкырып һәм эчтән укый белү.
2. Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку.
3.Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасында бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрен белән әйтеп бирү.
4. Төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү.
5. Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү.
6. Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү.
7. Әсәрдәге төп геройга үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
8.Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контраст кебек алымнарны таба белү.
9. Сүзлекләрдән файдалану.
Укучы белергә тиеш
-2-3 татар классигының исемен
-2-3 хәзерге заман язучысы яки шагырҗнең исемен,алар язган әсәрләрне һәм әсәрнең эчтәлеген.
-баланың үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.
-тиешле интонация белән текстларны аңлап укый һәм укыганны үз сүзләре белән эзлекле итеп сөйли белүе;
-текстлардагы сүзләрнең күп мәгънәле, күчерелмә мәгънәдә булуларын аңлата алу;
-сурәтне (образны) әсәр текстында таба һәм кеше белән бәйләнешен күрә белү;
-“әсәр” төшенчәсен, җанлы сөйләмнән аермасын белү;
-әдәби әсәрнең чәчмә, тезмә,пьеса рәвешендә язылуы үзенчәлекләрен үзләштергән булу;
-әдәбиятның төрләрен, матур әдәбиятны аера белү;
-китаплар дәреслекләр, сүзлекләр, әдәби әсәрләр белән кызыксыну, эшли белү күнекмәләре булу.
Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану
-китапның төрле элементларына карап, эчтәлеген билгеләү
-мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау
-сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны таба белү
Ярдәмлек
1.Әдәби уку татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе өчен.
1 кисәк Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012нче ел
2 кисәк Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012нче ел
3 кисәк дәреслек-хрестоматия (Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012нче ел
2.Әдәби уку .Методик ярдәмлек.2 сыйныф “Мәгариф-вакыт” нәшрияты 2012 ел Авторлар Г.М Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,
Ә.Г.Мөхәммәтҗанова,Ф.Ф.Хәсәнова
3.Әдәби уку.Мөстәкыйль эш дәфтәре Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012нче ел
4.Үрнәк эш программалары

Приложенные файлы


Добавить комментарий