Внеклассное мероприятие.Конспект сценария на тему Смбел


Бакырчы башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы
Сөмбелә бәйрәме

Укытучы: Хафизова Р.Р.
2017 нче ел
Сөмбелә бәйрәме (сценарий)
Зал алтын көзне хәтерләте бизәлгән (төрле төстәге яфраклар, җылы якка китүче кошлар,болыт артына качкан кояш рәсемнәре…)
Залга бәйрәмчә киенгән балалар керәләр.
Алып баручы: Кадерле балалар, кунаклар! Без сезнең белән бергәләшеп «Сөмбелә» бәйрәмен үткәрергә җыелдык. Елның сихри фасылында- көн белән төн тигезләшкән вакытта татар халкы «Сөмбелә» бәйрәмен уздырган. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре,көзге бакча эшләре тәмамлана. Ул көнгә алдан ук мул итеп сый- ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә исемле, алтын-сары толымлы, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кыз була.
Без дә бүген көз турында шигырьләр сөйләрбез, уйнарбыз, җырларбыз, күңел ачарбыз.
(Музыка астында Сөмбелә керә)
Сөмбелә: Исәнмесез, нәни дусларым! Исәнмесез, кадерле кунаклар! Мин сезне сагынып килдем.
Алып баручы: Зифа буйлы, җитен чәчле,
                         Зәңгәр күзле шушы кызның                         Исемнәре ничек икән,
                         Әйтегезче кем белә?
Балалар: Сөмбелә! Сөмбелә!
Алып баручы:  Ашлык булып җирдә үсә,
                          Уңыш бит ул Сөмбелә.
                          Бөтен җирне нурга күмә                          Кояш кебек Сөмбелә.
Сөмбелә: Сөмбелә, мин, Сөмбелә,
                  Мине һәркем дә белә.
                  Илгә байлык китерәм,
                  Җиргә муллык китерәм.
Алып баручы:  Көз килде,
             Уңыш җыелды,
             Табын сый белән тулды.
             Рәхим итегез, дуслар             Көзге бәйрәмгә.
1 бала: Киң болыннарда,
             Урман кырларда.
             Агачлар, гөлләр             Кибеп сулдылар.
Уңыш җыелды,
             Аккошлар китте.
             Матур көз ае-
              Килеп тә җитте.
2 бала: Урман, кырларга             Килде матур көз.
             Җәй үтте дип             Үкенмибез без.
Сандугачлар, карлыгачлар             Очып китте еракка             Торналар да ялга китте             Җылы якка, көньякка.
3 бала: Көзге җил «усал»
             Салкын булса да,
             Колак- борыннар             Бераз туңса да,
             Куркытмый безне             Һичбер суык җил.
             Һәрвакыт ямьле             Безнең Туган ил.
4 бала: Күрәмсез дусларым,
             Көз килде тышта,
             Озак тормас, килер             Ак тунлы кыш та.
Кырлар буш кала,
            Яңгырлар ява,
            Җирләр дымлана            Бу кайчак була?
-Көз көне.
Җыр: “Чайкала иген кырлары”
5 бала: Көз килде, үләннәр
             Саргайды, шиңде.
             Сап-сары яфраклар
             Җиргә сибелде.
Алтын яфрактан,
             Алсу яфрактан
             Бәйрәмчә итеп
             Көз ник киенгән?
             Көз ник сөенгән?
Ашлыгы уңган,
              Җимеше мулдан.
              Буралар тулган-
              Шуңа сөенгән.
6 бала: Бик күңелле урамда-
               Алтын-сары бар дөнья,
               Җил яфраклар биетә,
               Көз шатлана, туй итә.
(Кулчатырлар белән бию)
Сөмбелә: Рәхмәт, балалар! Бик матур җырладыгыз, биедегез, шигырьләр сөйләдегез. Мин сезгә табышмаклар алып килдем, шуларга җавап таба алырсыз микән?
- «Алма!»- дисәң дә алалар,
   Нәрсә соң ул балалар?    (Алма)
- Озын, яшел- түтәлдә,
  Сары, тозлы кисмәктә.   (Кыяр)
- Җир астында алтын казык   Алдык без аны казып.   (Кишер)
- Үсеп утыра бер чүлмәк   Өстенә кигән йөз күлмәк.   (Кәбестә)
- Ормый, сукмый,
   Үзе кешене елата.    (Суган)
-Җир астында җиз бүкән,
Ул ни икән? (Бәрәңге)
-- Туганда ук эшләпәсен киеп туаһәм шуңа гомере күләгәдә уза. (Гөмбә)
- Түп-түгәрәк кара күз,
Сап-сары керфекләре.
Ул ярата кояшны,
Без аның бөртекләрен. (Көнбагыш)
Сөмбелә: Бигрәк тә тапкырлар икән сез! Ә менә өлгерләр микән? Карап карыйк әле.
(Уен  «Кем тизрәк җыя»)
Алып  баручы: Балалар, әйдәгез «Көз» уенын уйныйбыз?
«Көз» уены
Балалар:Көз, көз, әйт әле,
                Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз: Кәрзинемдә кыярлар,
        Помидор hәм алмалар.
Балалар: Көз, көз, әйт әле,
                Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз: Кәрзинемдә сары, кызыл,
        Алтын, матур төсләр бар.
Балалар:Көз, көз, әйт әле,
                Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз: Кәрзинемдә яңгырлар,
        Җылы, салкын көннәр бар.
Алып баручы: Хәзер “Яфракларны таныйсыңмы?”уенын уйнап алыйк.
(өрәңге,каен,имән,юкә,тал,карама һ.б агачларның яфраклары күрсәтелә.
Алып баручы: Әйдәгез балалар «Көз hәм яңгыр» уенын уйнап алыйк.
Балалар: Исәнме, Көз, алтын Көз!
                Безне сагынып килдеңме?
                Агачларга, куакларга                Сары чуклар элдеңме?
Көз: Саумы, нәни дусларым!
        Сезне сагынып килдем мин,
        Сезгә аяз көннәрдә        Яңгыр алып килдем мин.
Балалар: Яңгыр яу, яу, яу, яу!
                Бар табигать юынсын,
                Тирә -як көлеп торсын!
Яңгыр: Яу, яу, яу!- дип телисез             Ә үзегез качып йөрисез.
(Балалар яңгырдан качалар)
Алып баручы: (Кояш рәсеме күрсәтә)
Балалар, кояш чыкты урамга чыгыгыз!
Бию.”Көзге вальс”

Сөмбелә:Кадерле балалар, кунаклар! Миңа китәр вакыт та җитте. Мин сезгә сәламәтлек, озын гомер телим. Сау булыгыз!
(Сөмбелә   саубуллашып чыгып китә)
Алып баручы: Менә бәйрәмебез дә тәмамланды.
                          Күңел күгегез һәрчак аяз булсын,
                          Килмәсеннәр сагыш- борчулар.
                          Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
                          Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!

Приложенные файлы


Добавить комментарий