Образовательный материал


«Карга боткасы» бәйрәме.
Зөлфия Ибраһимова, Яр Чаллы шәһәрендәге 50нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы.
Балалар Ә. Рәшитовның «Кояшлы ил» җыры астында залга керәләр.
1нче бала. Ачылды ак калын юрган
Исте апрель җилләре
Кошлар кайта, сагындыра
Туган үскән җирләре.
2нче бала. Көннәрен юлда үткәреп
Куаншып очалар.
Канатларына күтреп
Яз китерә ич алар.
3нче бала. Бөре чуклары белән
Сыерчыклары белән
Яз килә, яз килә,
Яз ишекләрдән керә.
4нче бала. Яз тәрәзәдән көлә,
Кар суында йөгерә,
Яшеллеккә төренә.
Яз ләйсән булып ява
Яз кошлар белән кайта
Язны һәркем ярата.

Җыр « Яз килә»
Яз килә, яз килә,
Кояш нурларын сибә.
Тып-тып итеп тамчы тама
Инде кар эреп бетә.
Яз килә, яз килә,
Сыерчыклар кайталар.
Аларга оя ясыйлар
Мәрхәмәтле балалар.
Алып баручы. Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр. Алар язны җылы яктаан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны «Карга боткасы» дип атаганнар.Бәйрәм көнне балалар өйдән-өйгә йөргәннәр,Карга боткасы бәйрәменә сый җыйганнар. Аннан соң балалар су буйларына, аланнарга
җыйналганнар. Аланда ботка пешергәннәр, җырлар җырлаганнар, төрле уеннар уйнаганнар, биеп күңел ачканнар, бергәләшеп ботка ашаганнар. Бәйрәм ахырында балалар ботканы каргаларга калдырып киткәннәр.

-Рәхмәт, кошкайлар, безгә яз алып килдегез,- дигәннәр алар.
Каргалар балалар кайтып киткәч, «Кар! Кар! Әйбәт дуслар бар-бар!» -дип каркылдап рәхмәт әйткәннәр, тәмле ботка ашаганнар.
Бүген бездә «Карга боткасы» бәйрәме. Әйдәгез. Без дә күңел ачыйк, бәйрәм итик, ул арада каргалар да килеп җитәрләр.
«Ботка пешерү» уенын уйнап алыйк. Балалар түгәрәк ясап басалар, бер-беренә туп аталар, ботка пешерү өчен кирәк булган предметларны атыйлар, ботка «пешерәләр» (су салам, сөт салам, ярма салам, тоз салам, шикәр комы салам, май салам)
Ботка пешерү тәртибен бутаган, кирәкле предметны атамаган бала уеннан чыга.

5нче бала. Кышның салкын бураннары үтә,
Менә кабат җиргә язлар җитә:
Таллар бөре ача, кояш көлә,
Кара карга җиргә тавыш бирә.
(Каргалар керә)
1нче карга. Кар - р, кар – р
2нче карга. Туем җитте, бар – бар.
3нче карга. Матур язлар алып килдек.
«Каргалар» биюе.
Алып баручы. Менә, балалар, каргалар да килеп җитте. Әйдәгез, хәзер өйләргә кереп, бәйрәмгә сый җыйыйк.
5нче бала. - Өйдәме түтәй?
Тизрәк бир күкәй.
Бирсәң безгә өч күкәй,Ба
Тавыгың салыр йөз күкәй.
6нчы бала. Май кирәк,ярма кирәк,
Карга туена бар да кирәк.
Тары булса, он чыгар,
Пешерәбез без чумар.
7нче бала. Шикәр кирәк, тоз кирәк,
Чыгар, түтәй, тизрәк,
Синең кебек уңган түтәй
Бу дөньда бик сирәк.
Әби. Мәгез, балалар, мәгез. Бәйрәмегез котлы булсын!
7нче бала. Ә бабай кайда соң?
Әби. Бабагыз бик карт инде мич башында сөякләрен җылытып ята.
Балалар. И, Иш бабай, Иш бабай!
Мич башыннан төш, бабай.
Бүләгеңне бир, бабай
Бәйрәмнәр котлы булсын!
(Бабай билен уа-уа килеп чыга)
Бабай. Исәнмесез, саумысез!
Бәйрәмнәр котлы булсын!
Әби. Бабагыз картайды шул инде, утырып кына тора. Балалар, сез бабагызга һөнәрләрегезне күрсәтә торыгыз, ә мин ботка пешерергә куя торыйм әле.
Җырлы уен «Чума үрдәк, чума каз»
Алып баручы. Тырыш безнең балалар
Үз телләрен беләләр.
Хәзер сезгә матур итеп,
Шигырьләр дә сөйләрләр.
8.Шәйхи Манур. Исәнмесез, кошкайлар.
Исәнмесез, кошкайлар,
Безнең якын дускайлар
Чәүкәләр, акчарлаклар,
Сыерчыклар, тургайлар!
Кыштан туеп беттек без,
Сезне сагынып көттек без,
Сезне көткән арада
Күп дәресләр үттек без.
Инде яз килде көлеп,
Сулар ага йөгереп,
Без оялар ясадык,
Сез килер көнне белеп.
9.Әнәс Кари. Кошлар туйдырам.
Җимлек ясап биде миңа
Абыем Сәлим
Шунда хәзер кошлар өчен
Җимнәр сибәм мин.
Бире килә күк күгәрчен,
Песнәк һәм чыпчык.
Җыелалар бербер артлы
Пыр-пыр очынып.
Ашап туйгач, китә алар
Төрле якка
Тик күгәрчен генә кала
Иң азакка.
Ул да туйган
Биегән күк,
Уйнап йөри
Миңа рәхмәт әйтән сыма:
«Гөлдергү», ди.
10.Нур Гайсин. Кыр казлары.
Кыр казлары җылы яктан
Кайтып килә тезелеп,
Моң салалар: «Су буйларын
Сагындык», -дип өзелеп.
Йөгерешеп сәлам биреп,
Каршылыйбыз һәр казны.
Канатларында җилпетеп
Китерә алар язны.
Бабай. Ай-яй матур сөйләдегез, булдырдыгыз!
Әби. Балалар, «Карга боткасы» да пеште.
Ал да итәек әле,
Гөл дә итәек әле,
Күңелле итеп , бергәләшеп
БОТКА ашаек әле. (әби эскәтер җәя, агач кашыклар тарата)
Әйдәез, ботканы ашый башлаганчы иң матур теләкләрне телик.
- Көннәребез аяз булсын!Дөньялар имин булсын!
- Яңгырлар вакытында явып, игеннәребез уңсын!
Әби. Ә балалар тәүфыйклы, акыллы, сабыр булсын! (амин )
(Бергәләшеп ботка ашыйла )
-Балалар, калган ботканы каргаларга калдырыйк.
11нче бала. Карга боткасы.
Ындыр артындагы талда
Күпме карга оясы.
Туздырмыйм –
Торсыннар шунда
Кызык аның йоласы.
Яз җиттеме безнең әби
Ясый карга боткасы.
Ботка белән сыйланалар
Бөтен авыл баласы.
Аның яме! Аның тәме-
Телләреңне йотарлык!
Аның тәмен ел буена
Саклап кына тотарлык.

Приложенные файлы


Добавить комментарий