Открытый урок по математике 1 класс


Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы
Муниципаль бюджет белем бирү оешмасы “Янил урта мәктәбе”
Математика фәненнән 1 нче сыйныф өчен
ачык дәрес эшкәртмәсе
(район семинары)
Укытучы: башлангыч сыйныф укытучысы
Ганиева Алсу Миннигаяновна
Октябрь, 2016
Дәрес тибы: “Яңа” белемнәр ачу дәресе
Кулланылган методлар: проблемалы, өлешчә-эзләнү
Танып-белү эшчәнлген оештыру формалары: шәхси, парлы, төркемншрдә, коллектив белән.
Җиһазлау:
Укытучы өчен: компьютер, проектор
Укучы өчен:таякчыклар, линейка, төсле карандаш, гади карандаш, җепләр, карточкалар.
Предмет нәтиҗәләре
“Йомык сызык”, “Йомык булмаган сызык” төшенчәләре белән таныштыру. Сызымда йомык һәм йомык булмаган сызыкларны танып-белү. Төрлечә нигезләп классификацияләүне башкару.
Көтелгән нәтиҗәләр (УУЭ)
Шәхси универсаль уку эшчәнлеге
- уку эшчәнлегенә, математика фәнен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт;
- мораль нормалар турында гомуми күзаллау ;
Регулятивуниверсаль уку эшчәнлеге
-уку материалында укытучы тарафыннан ассызыкланган эшчәнлек ориентирын аңлау;
- укытучы яки сыйныфташлар белән берлектә үзеңнең эшеңне бәяләү,тиешле төзәтмәләр кертү;
- укытучы белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, сыйныф белән бергә биремне чишүнең берничә вариантын табу.
Танып-белүуниверсаль уку эшчәнлеге
- нади очракларда билге-тамга формасында мәгълүматны кодировать итү (1-2 операция, 2-5 билге яки тамга кулланып)
кодировать итү нигезендә нади математик төшенчә моделен, мөнәсәбәтләрне төзи белү;
телдән һәм язма рәвештә кечкенә математик хәлләрне төзи белү (2-3 җөмлә белән)
объектның анализын башкару (2-3 төп билгесен аерып күрсәтеп)
- чагыштыру башкару (эзлекле рәвештә 2-3 нигезләмә, капма-каршы кую)
укытучы җитәкчелегендә өйрәнелә торган объектларны классификацияләү (классификацияләү нигезен шәхси ачыклау, төрле нигезләр табу, аерып күрсәтелгән билге буенча группаларга бүлү)
укытучы җитәкчелегендә башкарган гамәлне төшенчәгә әйләндерү (өйрәнелгән математик төшенчәләр)
Коммуникатив универсаль уку эшчәнлеге
- математик күренешләр турында башкалар фикерен кабул итү;
-бирелгән сорауларны аңлау;
- үз фикереңне әйтә белү
- сыйныфташлар һәм өлкәннәрнең фикерләренә аңлы мөнәсәбәт, алар позциясен кабул итә белү
Дәрес барышы
1. Уку эшчәнлегенә мотивация этабы.
Оештыру өлеше.
Исәнмесез, балалар, бүген бездә кунаклар бар. Аларга борылып исәнләшик әле.
Бөтен кеше белә, без мәктәптә иң яхшы сыйныф.
Малайлар мондамы? (әйе)
Кызлар мондамы? (әйе)
“Геометрия” иленә сәяхәткә сез әзерме? (әйе)
- Яхшы, алайса утырыгыз.
2. Белемнәрне ныгыту (проблема кую).(Теманы формалаштыру, яңа белемнәрне ачу. Ачык һәм ябык сызык төшенчәсе белән танышу)
Бу илдә яшәүчеләрнең без кайсылары белән таныш? Без “Геометрия” илендә яшәүче Нокта белән таныш. Бервакыт Нокта белән бик могҗизалы хәл була. Нокта дуслары – геометрик фигуралар янына кунакка туган көнгә китә. Бик күп бүләкләр алып бара. Ләкин кинәт ул уңышсызлыкка очрый: аның юлын аркылыга бик зур елга бүлә.
Нишләргә инде миңа хәзер? Кире кайтып китәргә туры килер микәнни? – диеп уйлый Нокта. Шулчак аңа дуслары – кисемтәләр ярдәмгә киләләр. Алар бергә тоташып бик яхшы күпер төзиләр. Нокта күпергә карап: -Нинди кызыклы сызык килеп чыкты, -диеп әйтеп куя.
Нинди сызык килеп чыкты соң? (сынык)
Сызык турында тагын ничек дип әйтеп була? (йомык булмаган сынык сызык)
Әйдәгез, уйлап карыйк әле, бу сынык сызыкның очларын тоташтырсаң нәрсә булыр иде икән? Хәзер аны ничек дип атап булыр? (ачык һәм йомык сынык сызык)
“Геометрия” иленең тагын нинди яшәүчеләрен беләсез? (ачык һәм йомык сынык сызык, күппочмак)
Молодцы, балалар, дәресебезнең темасы: “Йомык сынык сызык һәм күппочмаклык”.
Бүген дәрестә нәрсәләр өйрәнербез соң? (күппочмакларны табарга, аларның исемнәрен дөрес атарга, аларны төзергә)
Тирә-якка карагыз әле, безнең сыйныфта күппочмакны кайларда күрергә була?
Бүген сезгә дәрестә игътибарлылык, активлык һәм тапкырлык юлдаш булсын.
3. Уку бурычын кую. (Авырлыкның урынын һәм сәбәбен ачыклау этабы)
Балаларга сызыклар ясалган карточкалар бирелә.
Бу сызыкларны нинди төркемнәргә бүлергә була?
Карточкаларны төркемнәргә аерып куегыз (биремне үтәүнең берничә варианты):
сызык һәм күппочмаклык;
кәкре һәм сынык сызык;
- ачык һәм йомык сынык сызык.
Дәлилләү!
4. Физминутка.
5. Беренчел ныгыту. Практик эш.
- Без “Геометрия” иленә уңышлы гына барып җиттек.
- Бу гадәти ил түгел. Бу илдә төрле сызыклар яши һәм алар белән ниндидер үзгәрешләр булып тора.
- Әйдәгез әле, үзебезне “тылсымчы” ролендә сынап карыйк. Төркемдә эшләп алырбыз.
- Бирелгән җепләрне файдаланып, карточкада күрсәтелгән фигураны ясарга кирәк (квадрат, сынык сызык, өчпочмак, кәкре).
- Җеп ярдәмендә ябык сызык, ачык сызык...
- 5 таякчык ярдәмендә ачык сынык сызык төзегез.
- Сынык сызыкның ничә буыны бар?
- Сынык сызыкның ничә түбәсе бар?
- Ачык сынык сызыкны ябыкка үзгәртегез. Нәрсә килеп чыкты? (бишпочмак).
- Молодцы, балалар! Сездән яхшы “тылсымчылар” чыкты. Без сезнең белән ачык сынык сызыкны ябык сынык сызыкка үзгәртергә өйрәндек.
6. Дәреслек белән эш.
- Дәреслекнең 49 нчы битен ачып №2 не карыйбыз.
- Болар нинди сызыклар?
- Геометрия илендә күппочмак диеп нәрсәне атыйлар?
- Йомык сынык сызык ничек итеп күппочмакка әйләнде?
- Өчпочмак, дүртпочмак, бишпочмакның түбәләрен һәм буыннарын чагыштырыйк.
- Нинди нәтиҗә ясарбыз? (түбә саны яклар саны белән туры килә).
- Әйдәгез нәтиҗәне тагын бер кабатлыйк; кем әйтә?
Физминутка: Күппочмак күрсәтсәм – чүгәлибез.
Ачык сынык сызык күрсәтсәм – басабыз.
7. Дәфтәрләрдә мөстәкыйль эш.
- Ләкин бу илдә явыз “тылсымчы” да яши бит әле һәм ул күппочмакларны таратып бетергән.
- Бу илдә яшәүчеләргә ярдәм итәбезме? Моның өчен безгә дәфтәрдә №1 не эшләргә кирәк (46 бит).
- Молодцы. Ә хәзер (№2) дүрт түбәсе булган күппочмак сызабыз (сызалар). Бу күппочмакның ничә буыны бар?
- Ә хәзер өч ягы булган күппочмак сызыгыз (№3).
- Сезнең кайсы эшегез барып чыкты?
- Тагын нәрсә өстендә эшләргә (өйрәнеп бетәргә) кирәк?
- Нинди күппочмак иң әз түбәле? (өчпочмак)
- Иң төп күппочмак кайсы икәнен әйтә алабызмы?
Яшәгән ди, булган ди, ике бертуган
Өчпочмак белән Квадрат.
Олы малай Квадрат
Ягымлы, яхшы күңелле.
Кече малай Өчпочмак
Һәрвакыт риза түгел.
Квадрат сорый:
“Син нигә зарланасың, энем?”
Ә Өчпочмак кычкырып:
“Кара, син миннән зуррак, тулырак
Һәм минем почмакларым да 3 әү генә,
Ә синең 4 әү”.
Олы малай Квадрат:
“Мин бит синнән олырак, мин – Квадрат!”
Кемнең мөһимрәк икәне билгесез әле.
Төн җитте. Өстәлләргә бәрелеп, урыныдыкка сөртенеп
Өчпочмак абыйсының почмагын кисәргә килде.
Ә киткәндә әйтте:
“Тәмле төшләр сиңа.
Квадрат булып йокларга ятсаң да
Почмакларсыз уянырсың”.
Ләкин иртән Өчпочмак эшләгән эшенә сөенмәде.
Чөнки аның каршында Квадрат түгел,
Ә өр-яңа почмаклары булган сигезпочмак басып тора.
Ни өчен Өчпочмак абыйсы Квадратка үч иткән?
Бу эштән нәрсә барып чыга?
Димәк, кайсы да булса күппочмакны иң мөһиме диеп санап буламы?
Ә бу күппочмаклары һәм Геометрия иленең башка сызыклары нинди һөнәр ияләренә үз эшендә ярдәм итәләр соң?
Тегүче (кием өлгеләре сызарга)
Төзүче (проект сызарга, кирпеч тезәргә, ...)
Ә бу һөнәрләр буенча кайда белем алырга мөмкин соң? (Кукмара аграр көллиятендә)
8. Рефлексия.
- Бүген нәрсә белән танышытк?
- Нинди сынык сызыклар була? (йомык, ачык)
- Күппочмакны икенче төрле ничек атап була? (йомык сынык сызык)
(“Уңыш агачы” тактада)
Һәр агачның җимеше була. Безнең бүгенче алмагачның да җимеше булачак, ул җимешләр бүгенге тема буенча сез алган белемнәр. Үзегезне бәяләгез, сезнең өчен дәрес нинди булды? Үзегезнең алмагызны сайлагыз һәм алмагачка беркетегез:
Берни дә аңламасагыз – Кызыл алма
Кайбер әйберләр аңлашылып җитмәде – Сары алма
Бар да аңлашылды – Яшел алма
Молодцы, балалар. Сез бүген бик яхшы эшләдегез. Безнең агачка караганда .... Дәрес өчен рәхмәт. Дәрес бетте!

Приложенные файлы


Добавить комментарий