Статья на тему: Тнкыйди фикерл технологиясен куллану “Блум шакмагы”


Тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану “Блум шакмагы”.
Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Мөгаллимнәр алдында үтә дә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, туган телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, укучыларда телебезне өйрәнүгә кызыксыну уяту зарур. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның эшчәнлеген активлаштыруга, хезмәттәшлеккә нигезләнгән педагогик технологияләр куллану планлаштырылган нәтиҗәгә китерә.
Критик фикерләү технологиясе проблемалы укыту методикасына нигезләнгәнТәнкыйди фикерләү технологиясе
Укучыларны тәрбияләү һәм аларга белем бирүдә тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясендә стратегик чаралар бихисап. Аларның шулай күп булуы дәресне кызыклы һәм бай эчтәлекле итә.
Нәрсә соң ул критик фикерләү?
Фикерләү төшенчәсе безгә билгеле. Фикерләү – ул баш миендә мәгълүматны эшкәртү процессы.
  Академик Герман Селевко фикеренчә, критик фикерләү – интеллектуаль (гамәли) эшчәнлек төре: мәгълүматны кабул итү, төшенү, хәтердә калдыру, иҗади, интуитив фикерләү кебек психологик төшенчәләрне ала.
Критик фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора: өйрәнелә торган темага кызыксыну уяту → төшенү(аңлау) → рефлексия.
 1. Кызыксыну этабына бәяләмә бирик. Кызыксыну уяту һәр дәрестә була. Бу өйрәнелә торган тема яки проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерү һәм гомумиләштерү һәм актив эшчәнлеккә (уку эшчәнлегенә) ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк.
2.  Төшенү (аңлау) этабында укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра.
3. Рефлексия этабында укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, аңлап гомумиләштерә, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша.
Тәнкыйди фикерләү –
-кызыксыну
-эзләнү
-үз-үзеңә сорау кую (ни өчен?)
-җавап табу
-үз фикереңне булдыру
-башкалар фикеренә колак салу
-кабул ителгән карар
-тәнкыйть күзлегеннән карау.
Тәнкыйди фикерләгән кеше үзенә һәрвакыт мондый сораулар бирә:
-Мин нәрсә беләм?
- Мин яңа нәрсә белдемме?
     -Минем белемем ничек үзгәрде?
    - Мин белемем белән нәрсә эшләрмен?
Бу сорауларга җавап биреп, кеше үз фикер процессын бәяли, тагын да нәтиҗәлерәк итеп фикерләргә өйрәнә.
Шуннан чыгып, ТФТнең төп критерийлары булып түбәндәгеләр тора:
-  укучы белән укытучы арасында киртә, “барьер” юк. Алар әңгәмәдә, укыту эшчәнлегендә икесе дә тигез хокуклы.
-  Укытучы мәгълүмат чыганагы түгел, ә юнәлеш, юл күрсәтүче буларак карала. Ул укыту эшчәнлеген кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыра.
Кызыксыну баскычында төрле мотивлаштыручы алымнар, проблемалы ситуация тудыру һәм тәнкыйди фикерне үстерүче технологиянең башка алымнары тора. Һәр укучы гадидән катлаулыга таба юл тота.
“Блум сораулары” алымнары.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы укучысын танып белү процессына гына өйрәтеп калмый, беренче чиратта, бәйләнешле сөйләмне үстерә.Тәнкыйди фикерләүне үстерүче технология ул укучыны әңгәмә алып барырга, бәхәсләшергә, үзеңнең фикереңне яклый белү культурасына да өйрәтә.
Минемчә, бу очракта “Блум шакмагы” алымына мөрәҗәгать итү урынлы булыр. Бу алымның асылы -төрле типтагы сорауларны кулланып уку дигән сүз.
Әсәрне тукталышлар ясап укыйлар, һәр тукталыштан соң бер сорау бирелә.Блум Сораулары төрле типта: гади, ачыклаулы, бәя бирүче, иҗади, практик, аңлатмалы.
Шакмакның 6 ягында язылган сорау-биремнәр:
1) Исемен әйт
2) Ни өчен?
3) Аңлат
4) Тәкъдим ит
5) Уйлап тап
6) Уртаклаш
Мәсәлән, “Һөнәрләр-җаваплы эш” темасын үткәндә, дәрес барышыда укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирә алалар:
1) Дәреснең тамасы ничек атала? Татар телендә белгән һөнәр исемнәрен атап чык.
2) Ни өчен шул һөнәрне сайладың?
3) Бу һөнәрләр хәзерге вакытта кирәклеме? Аңлат.
4) Дәрестә алган белемнәрне кайда куллана алабыз? Тәкъдим ит.
5) Яңа һөнәрләрне уйлап тап.
6) Үтелгән тема буенча үз фикерләрең белән уртаклаш.
Бу алым килеп туган проблеманы төрле яктан фикер йөртеп чишәргә ярдәм итә.
“Блум шакмагын” төрле типтагы дәресләрнең һәрбер этабында куллана алабыз, әмма белемнәрне гомумиләштерү дәресләрендә бу алымны куллансак бик отышлы булыр.
Башлангыч сыйныф укучылары өчен шакмак кырындагы сорауларны икенче төрле формада төзи алабыз:
-Билгелә (опиши): Бу сүз төркеменә билгеләмә бир.
-Чагыштыр (сравни): Икенче сүз төркеме яки рус телендәге аналогы белән чыгыштыр.
-Ассоциацияне тәкъдим ит (предложи ассоциацию): Бу сүз яки күренеш нәрсә белән ассоциацияләнә?
-Анализ яса (проанализируй): Бу сүз нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
-Куллан (используй): Бу кагыйдәне кайсы очракларда куллана алабыз?
-Бәя бир (дай оценку): Дәрес ахырында үзеңә бәя бир.

Югары сыйныф укучылары өчен бу алымны язма эшләр оештырганда кулланып була (таблица тутыру рәвешендә). Мәсәлән, әдәби әсәр белән танышкач, укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирә алалар.
Исемен әйт Ни өчен? Аңлат Тәкъдим ит Уйлап тап Уртаклаш
Әсәр геройларының исемнәрен атап чык. Тәнкыйтьчеләр бу әсәрне ни өчен психологик роман дип атаганнар? Төп геройларның эш-гамәлләрен аңлат. Әсәр геройлары өчен проблема чишүдә альтернатив вариантны тәкъдим ит. Әсәр ахырын уйлап тап. Әсәрне укып бетергәч, үз фикерләрең белән уртаклаш.

Приложенные файлы


Добавить комментарий