Дрес эшкртмсе Ирен гармониясе(5 класс)


“Ирен гармониясе” дигән темага дәрес эшкәртмәсе
Сыйныф: 5.
Дәреснең темасы: Ирен гармониясе.
Дәрес тибы: Яңа теманы өйрәнү дәресе.
Максатлар:
1. Укучыларның сингармонизм законы турындагы белемнәрен тирәнәйтү.
2. Укучыларның ирен гармониясен танып белү күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен үстерү.
3. Укучыларда ихтирамлылык һәм әдәплелек сыйфатлары булдыру.
Дәреснеҗиһазлау: компьютер, проектор, презентация, интерактив такта, рәсемнәр, схема, үзбәя карточкалары, төсле карточкалар.
Дәрес өчен материаллар:
1. Харисова Ч.М. Татар теле 5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Ч.М. Харисова, Н.В. Максимов, Р.Р. Сәйфетдинов; [рәссамы О.В. Морозова]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 207 б.
Дәрес барышы
I. Оештыру-мотивлаштыру этабы.
1.Исәнләшү.
Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртә.
Укучы: Исәнмесез.
2.Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы: Кәефләрегез ничек?
Укучылар: Бик яхшы.
Укытучы: Көн дәвамында мин сезгә күтәренке кәеф теләп калам. Кәефебез тагын да күтәренке булсын өчен, бер-беребезгә елмаеп алыйк әле. Рәхмәт.
II. Актуальләштерү.
1. “Дөрес – дөрес түгел” уены.
Укытучы: Укучылар, алдагы дәрестә без сезнең белән “Рәт гармониясе”(“Сузыклар гармониясе”) дигән тема үттек. Әйдәгез, бергәләп үзган дәрестә өйрәнгән белем һәм күнекмәләрне искә төшерик. Моның өчен без сезнең белән “Дөрес – дөрес түгел” уенын уйнап алырбыз.
Мин хәзер сезгә фикерләр укырмын, ә сез ул фикер белән килешсәгез, урыннарыгыздан торып басарсыз. Килешмәүчеләр урыннарында утырып калалар.
1. Сузыкларның, бер-берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары сузыклар гармониясе, яки сингармонизм дип атала.(Әйе)
2. Сингармонизмның законының 2 төре бар. (Әйе)
3. Сузыкларның үзара калынлыкта һәм нечкәлектә ярашуы рәт гармониясе дип атала.(Әйе)
4. [а], [у], [о], [ы] – нечкә әйтелешле сузыклар. (Юк)
5. Рәт гармониясе барлык сүзләрдә дә була. (Юк)
6. Дәресебездә сүзе сингармонизм законына буйсына. (Әйе)
7. Кушма һәм алынма сүзләрдә сузыклар ярашмаска да мөмкин. (Әйе)
8. Илназ сүзе сингармонизм законына буйсына. (Юк)
9. Рәт гармониясенә буйсынмаган сүзләрдә кушымчалар сүзнең беренче иҗегендәге сузыкка карап ялгана. (Юк)
Укытучы: Булдырдыгыз, укучылар. Хәзер үзбәя карточкаларыгызга әлеге эш өчен билге куегыз.
Үзбәя өчен критерий бирелә:
8-9 фикергә дә дөрес җавап бирсәгез, “5”ле билгесе аласыз.
6-7 фикергә генә дөрес җавап бирсәгез, “4”ле билгесе аласыз.
4-5 фикергә генә дөрес җавап бирсәгез, “3”ле билгесе аласыз.
(Укучылар үзбәя карточкаларына билге куялар).
2. Үткән теманы искә төшерү. УМ кую.
Укытучы: Дөрестән дә, сузыкларның, бер-берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары сузыклар гармониясе, яки сингармонизм законы дип атала. Аның ике төре бар: рәт гармониясе һәм ирен гармониясе. Рәт гармониясе – сузык авазларның сүздә калынлыкта-нечкәлетә ярашуы.
Кайбер очракларда сузыклар ярашуың бу төренә буйсынмыйлар:
1) алынма сүзләр: фабрика, китап.
2) ике төрле тамырдан торган кушма сүзләр: көньяк, берьюлы.
3) килеш белән төрләнгән кайбер зат алмашлыклары: миңа, сиңа.
4) сыйфатның кимлек дәрәҗәсен белдерүче -су кушымчалы сүзләр: зәңгәрсу.
III. Уку мәсьәләсен кую. (2 слайд)
Сингармонизм


Рәт гармониясе


Сузык авазларның калынлыкта-нечкәлетә ярашуы. Мисал өчен: торна, бардылар, килделәр, көндәлек.

Укытучы. Укучылар, бу схемага карап сез нәрсә әйтә аласыз?
Укучы. Сингармонизм законының ике төре бар. Рәт гармониясе һәм ирен гармониясе.
Укытучы. Дөрес. Димәк, без бүген дәрестә нәрсә эшләргә тиеш булабыз?
Укучы. Бу дәрестә безгә ирен гармониясе законынына характерлы билгеләрне ачыкларга кирәк була.
IV. Уку мәсьәләсен чишү.
Укытучы: Укучылар, ә хәзер игътибар белән экранда бирелгән рәсемнәргә карагыз (3 слайд). Биредә нәрсә рәсемнәре сурәтләнгән?

Көзге Болыт Өтер Колын
Укучы: Әлеге рәсемнәрдә көзге, болыт, өтер, колын сурәтләнгән.
Укытучы: Бирелгән сүзләрнең транскрипциясен тактага чыгып язабыз Укучы: [көзгө], [болот], [өтөр], [къолон] (4 слайд). (тактага чыгып яза)
Укытучы: Укучылар, бу сүзләрнең язылышына карап, нинди нәтиҗә ясый алабыз?
Укучы. Икенче иҗектә [о] яки [ө] ишетелсә дә, ы яки е хәрефләре языла.
Укытучы: Дөрес, без бүген сингармонизмның икенче төрен – ирен гармониясенең билгеләрен ачыкладык үтәчәкбез. Дәфтәрләрегезгә бүгенге числоны, сыйныф эше һәм дәрес темасын – “Ирен гармониясе” язып куегыз. (Укытучы тактага яза, укучылар дәфтәрләренә). Дәреслекнең 14 нче битен ачыгыз. Кагыйдәне кычкырып укыйбыз. (Бер укучы укый)
Беренче иҗектә о хәрефе язылып, икенче һәм өченче иҗектә, ы хәрефе язылса да, [о] авазы әйтелү очраклары бар. Мәсәлән: йогынты – [йогъонто], соңгысы – [соңгъосо].
Шулай ук, беренче иҗектә ө хәрефе язылып, икенче һәм өченче иҗектә, е хәрефе язылса да, [ө] авазы әйтелү очраклары бар. Мәсәлән: көлкеле –[көлкөлө], көне-төне – [көнөтөнө]. Бу күренешне ирен гармониясе диләр.
Укытучы: Иренләшкән [о], һәм [ө] сузык авазлары үзләреннән соң килгән [ы], [е] авазларын иренләштерәләр. Сингармонизмның бу төре [о], [ө], [ы], [е] авазларына кагыла. Ирен гармониясе язуда чагылыш тапмый. Мисаллар: борын - [борон], корылык - [къоролокъ], бөре – [бөрө], өлгереш – [өлгөрөш]. (5 слайд).
Укучылар, ирен гармониясенә караган сүзләргә мисаллар китерегез әле.
Укучылар: Төлке, сөлге, болын, онык, орлык.
Укытучы: Дөрес, ә хәзер әлеге сүзләрне кулланып дәфтәрләрегезгә җөмләләр языгыз. (Укучылар ирен гармониясе законына буйсынган сүзләрдән җөмләләр төзеп язалар).
Укытучы: Әйдәгез, үзегез төзегән җөмләләрне укып күрсәтегез. (Берничә укучы төзегән җөмләләрен укып китәләр)
Укучы: Болында матур, хуш исле чәчәкләр үсә. Кышкы урманда, кар өстендә төлке эзләре күренә. Сабантуенда беренче килгән атның муенына чигүле сөлге бәйләделәр. Сабира әби үзенең оныгына оекбаш бәйләп бүләк иткән. Без утырткан орлыклардан гаҗәеп матур чәчәкләр үсте.
Укытучы: Булдырдыгыз, укучылар. Бик матур җөмләләр төзегәнсез.
Ял минуты
Укытучы: Укучылар, без эш белән артык мавыгып киттек ахыры, тик ял итү турында да онытырга һич кенә дә ярамый. Әйдәгез, ял итеп алыйк.
(Укучылар шигырьдә әйтелгән хәрәкәтләрне ясыйлар, язылалар, ял итәләр).
Без әле бераз ардык,Ял итәргә уйладык:Башны иябез алга,Ә аннары-артка.Уңга-сулга борабыз,Аннан карап торабыз.Иң өстен сикертәбез,Кулларны биетәбез.Бер алга, бер артка сузыпКүңелле ял итәбез.
Укытучы: Менә без ял итеп тә алдык. Хәзер яңа көчләр белән эшкә керешсәк тә була.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1. Бирем № 1. “Артыгын тап” уены.
Укытучы: Укучылар, әйдәгез әле без сезнең белән бер кечкенә генә уен уйнап алыйк. Ул уен “Артыгын тап” дип атала. Сез парлашып эшләргә, бергәләп сорауга җавап табарга тиеш буласыз. Игътибар белән электрон тактага карагыз, биредә сүзләр чылбыры бирелгән, ләкин аларның кайсыдыр артык. Сезнең бурыч, артыгын табу һәм нигә икәнен аңлатудан гыйбарәт була. (6 слайд)Мисал өчен:
1. а) тозы; б) тормыш; в) тиен; г) төлке.
Монда тиен сүзе артык, чөнки әлеге сүз рәт гармониясенә карый, ә калганнары ирен гармониясенә.
Укытучы: Ә хәзер сез шушы рәвешле артык сүзне үзегез табарга тиеш буласыз. Сезгә 1-2 минут вакыт бирелә.
Бирелгән вакыт бетте. Әйдәгез, тикшерик әле. Беренче парта башлый.
2. а) йокы; б) йозак; в) йомшак; г) йомгак.
Биредә кайсы сүз артык һәм ни өчен?
Укучы: Биредә йокы сүзе артык. Ул сингармонизмның ирен гармониясе төренә керә, ә башкалары рәт гармониясенә.
Укытучы: Дөрес. Өченче сорауда:
3. а) болыт ; б) болын; в) борын; г) борчак.
Укучы: Борчак сүзе артык, чөнки ул рәт гармониясенә карый.
Укытучы: Дөрес.
4. а) солтан; б) сорау; в) соскы; г) сохарый.
Нинди сүз артык? Ни өчен?
Укучы: Биредә соскы сүзе артык. Әлеге сүз ирен гармониясе төренә керә.
Укытучы: Дөрес. Киләсе рәттә:
5.а) дөге; б) йөрәк; в)дөрес; г) йөзек.
Укучы: Монда йөрәк сүзе артык, чөнки әлеге сүз рәт гармониясенә карый, ә калганнары ирен гармониясенә.
Укытучы: Дөрес.
6. а) көймә; б) көмеш; в) көлке; г) көндез.
Нинди сүз артык? Ни өчен?
Укучы: Көймә сүзе артык, чөнки әлеге сүз рәт гармониясенә карый.
Укытучы: Булдырдыгыз, әлеге биремне уңышлы башкарып чыктыгыз. Үзбәя карточкаларына билге куегыз.
Үзбәя өчен критерий бирелә:
5сенә дә дөрес җавап бирсәгез, “5”ле билгесе аласыз.
4сенә генә дөрес җавап бирсәгез, “4”ле билгесе аласыз.
3 сенә генә дөрес җавап бирсәгез, “3”ле билгесе аласыз.
(Укучылар үзбәя карточкаларына билге куялар).
2. Бирем № 2.
Укытучы: Хәзер экранда бирелгән сүзләрне чиратлашып укыйбыз. Аларның кайсыларында ирен гармониясе күзәтелүен һәм иренләшкән сузыкны әйтеп китәбез. Ирен гармониясенә караган сүзләрне дәфтәрләргә язабыз. (7слайд)
Тормыш, томан, гомер, роман, толып, омтылыш, терәк, төзек, өметле, урын, төссез, үгез, түземсез, бөтенесе, көзге, көрпә, көрәк, төргәк, төзелеш, чөнки, чөгендер.
(Укычылар чиратлашып сүзләрне укыйлар, ирен гармониясе күзәтелгән сүзләрне һәм иренләшкән сүзләрне әйтәләр. Ирен гармониясенә караган сүзләрне дәфтәрләренә язалар).
Үзбәя өчен критерий бирелә:
2 сенә дә дөрес җавап бирсәгез, “5”ле билгесе аласыз.
1сенә генә дөрес җавап бирсәгез, “4”ле билгесе аласыз.
(Укучылар үзбәя карточкаларына билге куялар).
V. Рефлексия.
1. Уку мәсьәләсен искә төшерү.
Укытучы: Укучылар, без бүген нәрсә эшләргә тиеш идек?
Укучы: Без бүген дәрестә ирен гармониясенең характерлы билгеләрне ачыклау тиеш идек.
Укытучы: Моның өчен без ниләр эшләдек.
Укучылар: Без рәсемдә бирелгән сүзләрнең транскрипциясен төзедек. “Артыгын тап” уены уйнадык. Төрле күнегүләр эшләдек.
Укытучы: Дөрес. Ирен гармониясе нинди авазларга кагыла?
Укучы: [о], [ө], [ы], [е] авазларына кагыла.
Укытучы: Ирен гармониясе язуда чагылыш табамы.
Укучы: Юк, ирен гармониясе язуда чагылыш тапмый.
Укытучы: Укучылар,шулай итеп, без бүген сезнең белән сингармонизмның икенче төре – ирен гармониясен өйрәндек. Иренләшкән [о], һәм [ө] сузык авазлары үзләреннән соң килгән [ы], [е] авазларын иренләштерәләр. Сингармонизмның бу төре [о], [ө], [ы], [е] авазларына кагыла. Ирен гармониясе язуда чагылыш тапмый.
2. Дәрестәге эшчәнлеккә бәя бирү.
Укытучы: Укучылар, бүген дәрестә эшләү буенча һәркем үзен нинди билгегә бәяли? Үзбәя карточкаларына дәрестә эшчәнлегегезгә гомуми билге куегыз.
Үзбәя өчен критерий бирелә:
“5” билгесе – дәрстә материалын бик яхшы үзләштердем, актив эшләдем. Классташларыма да булыша алам.
“4” билгесе – дәрес материалын аңладым, яхшы эшләдем.
“3” билгесе – дәрестә яхшы эшләдем, ләкин иптәшем ярдәменнән баш тартмыйм.
(Укучылар үзбәя карточкаларына билге куялар).
Укытучы: Дәрес башында мин сезгә төсле карточкалар биргән идем. Әгәрдә сезгә дәрестә бар нәрсә дә аңлашылса – кызыл, нидер аңлашылып бетмәгән булса – яшел, ә бернидә аңлашылмаган булса – сары карточкаларны күтәрәсез.(Укучылар үзләре теләгән төстәге карточкаларны күтәрәләр).
3. Өй эше бирү.
Укытучы: Хәзер көндәлекләрегезгә өй эшен язып куегыз: кагыйдәләрне ятларга, 20 нче күнегүне эшләргә. Әлеге күнегүдә сүзләрне сезгә күчереп язарга һәм ирен гармониясе күзәтелгән сүзләр астына сызарга кирәк була.
2)Болын, йөгерергә,өлгерергә, өченче, йолдызлык, сөйкемле, онытылмас, тормыш, гомер, өмет сүзләрен кулланып, 4-5 җөмлә уйлап языгыз. Кулланган сүз астына сызыгыз.
3) Төлке, колын, көчек яки мөгезборын рәсемен ясагыз.
4. Билге кую.
Укытучы: Укучылар, үзбәя карточкаларыгызны җыеп миңа тапшырыгыз.Мин сезгә гомуми билге куячакмын.
(Укучылар үзбәя карточкаларын тапшыралар. Укытучы гомуми билге куя).
Укытучы: Дәресне шуның белән тәмамлыйбыз. Һәрберегезгә алдагы дәресләрдә дә уңышлар телим.
Үзбәякарточкасы
№ Бәяләнә торган эшләр “5” билгесе “4” билгесе “3” билгесе
1 “Дөрес – дөрес түгел” уены 2 Бирем № 1. “Артыгын тап” уены 3 Бирем № 2 4 Дәрестәге гомуми эшчәнлек

Приложенные файлы


Добавить комментарий